Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2019, 15:44

Районда Бөек Җиңүнең 74 еллыгы бәйрәм ителә

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантана 10 сәгатьтә башланды.

Район мәдәният йортында сугыш һәм хезмәт ветераннары, район
җәмәгатьчелеге, якташларыбыз җыелган иде. Район хакимияте башлыгы Рөстәм
Исхаковның райондашларга бәйрәм мөрәҗәгате белән чыгыш ясавы, сугыш
һәм тыл, хезмәт ветераннарын, сугыш чоры балаларын аерым бер җылылык
белән котлавын залда утыручылар алкышлар белән каршылады. Йөрәкләрне
тетрәндерерлек, илсөярлек рухы белән сугарылган концерт бәйрәмнең
беренче өлеше булды.
Читайте нас: