Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май 2019, 19:47

Шигърият алиһәсе

Үзебезнең Борай районыннан чыккан язучылар, шагыйрәләр белән без һәрвакыт очрашып торабыз. Аларның әсәрләрен районның “Алга” газетасыннан, Республикабызның “Тулпар” журналыннан, “Кызыл таң”, “Өмет” һәм башка басмалардан укып барабыз. Алар белән мәктәбебездә, китапханәдә, район мәдәният йортында узган әдәби очрашу кичәләрендә еш күрешәбез.

Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре була. Минем дә күңелемә мәңгелек ятып калган истәлегем бар. Мин үземнең иң яраткан якташ шагыйрәм Фәнзия Максютова белән очрашу хатирәләремне яңартасым килә.
Бораебызның иң күркәм, талантлы язучыларының берсе ул – Фәнзия Сәгыйть кызы Максютова. Фәнзия апа белән без аның 60 яшьлек юбилеена арналган әдәби-музыкаль кичәдә якыннанрак танышу бәхетенә ирештек. Аның белән очрашу кичәсендә без шагыйрә турында бик күп мәгълүматлар белдек.
Фәнзия Сәгыйть кызы 1958 елның 19 гыйнварында буранлы бер кичтә Борай районы Гомәр авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук ул каләм тибрәтә башлый. Шуннан башлап, шигърият дөньясыннан аерылганы юк Фәнзия апаның.
Фәнзия Максютова гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Балалар, ата-аналар, хезмәттәшләре аны көләч йөзле, ярдәмчел, бала җанлы, үз эшен бик яратып, җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иткән тәрбияче апа итеп беләләр, хөрмәт итәләр. Иҗатының да күп өлешен балалар өчен язган шигырьләре били. Балалар өчен берничә китабы да басылып чыккан. Хәтта бәйрәм кичәсе дә “Җанда нурлы бала төсе” дип аталган иде.
Туган җир белән горурлану хисе шагыйрәнең әсәрләрендә бик еш чагыла. Мин аларның һәркайсын яратып укыйм. “Сез кайдан, дип сорасагыз” дигән матур шигыре аеруча күңелемә ятты.
Сез кайдан, дип сорасагыз –
Җитез Танып ярыннан.
Мул уңышлы алтын кырлар,
Бай урманнар ягыннан.
Җаныбызга туган якның
Бар ямьнәре ягылган.
Без бит Борай ягыннан!
Кайда гына булмасын, Фәнзия апа һәрчак Бораебызны мактап шигырьләрен укый, туган авылына мәдхия җырлый һәм башкаларны да туган якны сөяргә өнди.
Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең Журналистлар берлеге әгъзасы Фәнзия Максютова 25 елга якын Борай районы каләм тибрәтүчеләрен берләштергән “Тамчылар” әдәби берләшмәсен җитәкләде.
Яраткан шагыйрәм Фәнзия Сәгыйть кызы безне тагын бер үзенчәлеге белән җәлеп итә. Ул - чын татар хатын-кызларына гына хас сөйкемлелек һәм гүзәллек иясе. Һәрвакыт зәвык белән һәм сокландыргыч итеп киенүе белән тирә-якны таң калдыручы ул – Фәнзия апабыз. Төрле чараларда, кичәләрдә без аны татар милли киемендә күрәбез. Баксаң, ул шул матурлыкны үзе тегеп, чигеп кия икән бит! Башкортстанда Фәнзия апага кадәр бер хатын-кыз да татар калфагын көндәлек кием атрибуты итеп кулланмаган икән. Фәнзия апа, беренчеләрдән булып, үзе чигеп кигән затлы калфаклары белән республика хатын-кызларын сокландырып, үзе артыннан әйдәүче дә ул. Бүгенге көндә милли чараларда калфаклы ханымнарны, кызларны еш күрергә була. Ә Фәнзия апа – шуның башлангычы!
Хаклы ялда булуына карамастан, әлеге көндә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе. Тынгысыз ханым Уфада, Казанда узган татарлар белән бәйле барлык иҗтимагый, мәдәни чараларда актив катнашып бара. Шушы көннәрдә генә ул Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында булып кайтты.
Фәнзия апага мин сокланам. Милләте өчен, газиз халкы өчен җан атып, якыннарының, райондашларының горурлыгы булган якташ шагыйрәбез белән якыннан таныш булу, аның белән аралашып тору минем өчен зур бәхет.
Борай 2нче Гимназиясенең “Яшь хәбәрче”иҗади берләшмәсе әгъзасы Әхмәтова Рәйлә.
Читайте нас: