Безнең гаиләне дә ул сугыш яралары урап узмаган. Әтием ягыннан бер бабам Бәдртдинов Фәттах Бәдртдин улы 1903нчы елда туа. Аның хатыны Бәдртдинова Сабирә Шафик кызы, ул 1906нчы елгы. Аларның 4 балалары була. Фәттах бабам сугышта булмый, аны 1942 елның 9 февралендә Чиләбе Трактор Заводына эшкә алалар, алар анда фронт өчен танклар чыгаралар. Сабирә әбием колхозда атлар карый. Аларның икенче уллары Фатих 1933нчы елгы, ул болай дип сөйли: "Мин ун яшемнән чабата үрергә өйрәндем, ул чабаталарны фронтка җибәрергә Борайга итеп бирә идек. Бәләкәй генә булсак та бер эштән дә калмадык печән дә әзерләдек, үгез белән тырма да тырматтык”. Фатих бабай сөйләгәненнән тагын бер вакыйга язып китәсе килә. Колхозда үскән бәрәңгене җыйганнан соң, авыл читендә тирән чокырлар казып, зур тимер казаннарга бәрәңгене тутырып, өстен бер метр чамасы балчык белән күмгәннәр. Сугыш вакытында кешеләр ачлыктан үлә башлагач, бәрәңгеләрне өй башына берешәр чиләк бүлеп биргәннәр.
Әтием ягыннан икенче бабам Ягудин Гыйлмулла Гыйндулла улы 1912 нче елда туган. Сугыш башланганчы колхозда тракторист булып эшли. 1941нче елны басуда кыр эшләре беткәч кенә сугышка алып китәләр. Ул инженер - төзүчелек гаскәрендә хезмәт итә. Алар сугыш вакытында фашистлар җимергән юлларны, күперләрне төзекләндереп йөриләр. Бабам передовой сугышта булмаганлыктан 1946нчы елның язында гына авылга кайта. Ул 1986 елга тиклем яши.
Әниемнең әтисенең әтисе Хаҗиәхмәтов Хаҗимөхәммәт Хаҗиәхмәт улы да сугышта катнаша. Ул сугышта үлеп кала. Аның хатыны Хаҗиәхмәтова Нәкыя Әндриян кызы 1909нчы елгы. Бабам сугышка киткәндә өч бала белән торып кала. Иң бәләкәе Хаҗиәхмәтов Мадис Хаҗимөхәммәт улы 1940нчы елда туган, ул минем дәү әтием. Әбием Нәкыя - тыл ветераны. Аның берничә медальләре дә бар. Шулай ук, Нәкыя әбиемнең ике бер туган энеләре дә
сугышта булалар. Алар исән-сау туган якларга әйләнеп кайталар. Берсе Әндриянов Гәдел Әндриян улы, икенчесе - Әндриянов Хатип Әндриян улы - әлегәчә Кодаш авылында яшәп ята. Аңа хәзер 91 яшь. Ул 1942нче елның 25 маенда, нибары 18 яшендә сугышка китә. Тәудә, билгеле, сугышчан әзерлек үтә. Һәм шушы ук елда Сталининград шәһәрендә барган сугышларда беренче чыныгу ала. Үзенең туган авылына ул 1947нчы елда гына кайта.
Минем әнием ягыннан дәү әнием дә сугыш чоры балаларының берсе. Дәү әнием үзенең әтисенең кайда җирләнгәнен әле дә булса белми.
Үземнең әниемнең әнисе сөйләгәннәрне язасым килә. Аның әтисе Тимерҗанов Басарый Тимержан улы 1898нчы елгы, ул 1918нчы елгы сугышта да катнашкан була. Алар өч бер туган - Тимерҗанов Салих, Тимерҗанов Хәмит, Тимерҗанов Басарый. Өчесе дә шушы соңгы 1941нче елгы сугышта һәлак булалар. Дәү әнием елый-елый сөйләде миңа бу сүзләрне: "Мәңге онытылмас ул авыр, яралы еллар".
Авылдагы барлык ир-егетләр, абыйлар, бабайлар сугышка китәләр. Эшче көч булып авылда балалар һәм хатын-кызлар кала. Үзләренә бик авыр булса да, алар колхозда эшлиләр, җиңүне яулап алыр өчен бөтен көчләрен салалар. Кешелэр көндезен колхозда эшләсәләр, кичләрен бияләй, оекбашлар бәйләп, фронтка жибәрергә, Борайга итеп биргәннәр. Дәү әнием сөйләве буенча, кич утырганда фронттан килгән хатларны җыелышып укыганнар. Әлеге кебек якты утлар да булмаган бит әле анда! Алар бу эшләрне лампа яктысында эшләгәннәр. “Хатларны укыгач, тимер мичтә яндыралар иде”, - дип сөйли дәү әни. Дәү әнием үзе дә аңламый ни өчен яндырганнарын, ул бит бәләкәй булган. Әгәр яндырмаган булсалар, бер истәлек булып торыр иде.
Дәу әниемнең әтисенең беренче хатыны өч баласын калдырып авыр чирдән якты дөнья белән хушлаша. Һәм минем бабам өч баласына ана итеп, Дүсмәт авылыннан Сөләйман кызы Нәыймәне алып килә. Басарый дәү әтием белэн минем дәү әниемнең әнисе өч ел гына бәхетле тормышта яшәп калалар. Аларның 1941нче елда Мәскүрә исемле кызлары – минем дәү әнием дөньяга килә . Сугыш башлангач, әтисе сугышка киткәндә, дәү әнием җиде айлык кул баласы булып кала. Аның кырында бабамның өч баласы: җиде яшьлек зур кызы, алты яшьлек уртанчы кызы һәм өч яшьлек улы. Шулай итеп, берсеннән берсе бәләкәй дүрт бала белән әбием ялгыз торып кала. Әбием бабамны сугышка озата киткәч, дәү әниемне апалары карап кала. Ул ачыгуыннан нык итеп елый башлый. Күршеләрендә, Мәскәудән эвакуация белэн килгән, яшь балалы бер марҗа хатыны дәү әниемне кереп имезә. "Шул вакыттагы кешеләрнең бергә дус яшәүләренә исем китеп, эле булса сокланам", - дип сөйли дәү әни. Дәү әнием сөйләве буенча, бабамның соңгы хаты 1943нчы елда килә. Бабамның хатта язганнары: "Ленинград урманында тездән чаклы
сазда ятабыз, балаларны әйбәт кара, Алла боерса, без җиңәрбез! Ун ел хәбәрләрем булмаса да көт мине". Әйе, әбием бабамны соңгы сулышына тиклем көтеп яши. Ул нык олы йорәкле, сабыр холыклы, тырыш хатын була. Әбиемнең үзенә бер һәйкәл куярлык. Ул шушы әче, авыр заманда да сынауларга бирешмичә, 4 баланы аякка бастырырга көч таба. Әбиемнең кырында туганнары да булмый, кайчак аларның ашарларына бернәрсәләре дә калмый һәм ул ярдәм эзләп, үзенең туган авылына Дүсмәткә бара. Һәм ул аннан буш кайтмый, туганнары, булдыра алганча, ярдәм итәләр. Шул көнне авылдан кайтканда, әбиемнең уеннан балалары чыкмый, мин кайтканчы балаларым ачтан үлмәсәләр ярар иде, дип, тели-тели кайта. Дәү әниемнең хәтерләве буенча, азык бүлгәндә дә әбием, дәү әниемә караганда, үги балаларына азыкны күбрәк сала торган булган. Дәү әниемнең "Инәй, ник миңа гел аз саласың?" - дигән соравына җавапны күп еллардан соң аңлата: “Ятим балалар угилекне белмәсеннәр, рәнҗемәсеннәр, күңелләре китек булмасын өчен шулай эшләдем”, -ди ул. Әйе, алар угилекне белмәгән, әбием намус белән шул балаларны устереп кеше иткән. "1945нче елның язында җиңү хәбәре килгәндә әни абый-апаларым белән бәрәңге утыртырга җир казыйлар, мин уйнап йөри идем. Бүгенгедәй хәтеремдә: сугыш бетүенә шатлансалар да, тик әтиемнең кайтмавына тәгәрәп еладылар. Шунда әнием: “Балалар, безгә хәзер бер-беребезгэ терәк булып яшәргә, тырышырга кирәк. Әтиегез кайтыр, ул бит 10 ел хәбәре булмаса да көтәргә кушты, фәрешәләрнең "амин" дигән чагына туры килсә, 10 ел дигәндә кайтып та керер әле ул, диеп, үзе үлгәнче, көтте. Ул үзе 1976нчы елда бу дөньядан китте. Шулай әтине без дә көтеп яшәдек, кайтмады. Урамнан уткән әтиләргә карап кала идем. Ана - һәр кайсыбыз өчен изге зат. Үз канаты астында ятим итми үстергән әниләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, хәзер алар да күбесе юк инде. Алар рәхәт күрми бу дөньядан китеп бардылар. Хәзер аларның балалары да азаеп бара. Яшь буынга тормышларында бәхет, иминлек юлдаш булсын, еллар тыныч, күгебез аяз, балалар әти-әнисез үсмәсеннәр. Кайбер ата-ана хәзерге вакытта үз баласын да карамый, хәмергә бирелеп , дөньяның ямен җибәреп, баласының кайда нишләп йөргәнен дә белми. Бу рәхәт, имин дөньяның кадерен белеп яшәсеннәр иде һәрбер кеше", - диеп, өзгәләнеп, хәзерге буынга үз теләкләрен белдерә минем дәү әнием. Мин дә шулай уйлыйм, чөнки монда уйланырлык язмалар бик күп.
Борай 2нче Гимназиясенең “Яшь хәбәрче”иҗади берләшмәсе әгъзасы Бәдртдинова Илгинә