Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. «Әкият сөючеләр» клубы әгъзалары Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр: су анасы (С.Шаймухаметова) Һэм малай ( 4 класс укучысы Ленар Султанов), кәҗә (А.Садыкова ) Һәм сарык (З.Гильфанова) белән уеннар уйнадылар, табышмакларга жаваплар әйттеләр.
Балалар шүрәлене (Э.Валиуллина) күреп бик сөенделәр,аның белән уеннар уйнадылар..
Кичәгә кунак булып килгән узебезнең Борай язучылары Фанзия Максютова Һэм Гульсима Зиннатуллина Тукай турында сөйләп үттеләр һәм үзләренең бөек язучыга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар.
Борай беренче санлы мәктәбенең 2 “а” һәм 2 “б” класс укучылары ике командага буленеп Тукай әсәрләрендәге геройларыннан пазллар төзеделәр.
Габдулла Тукайнын “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә
Кичэ азагында бергәләп "Туган тел" җырын җырладылар.
Чара эчтәлекле,күңелле үтте.
Кичәне Раушания Ахатова әзерләде һэм алып барды.