Түгәрәкләргә актив йөргән һәм уңыш яулаган укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. 21 педагогны берләштергән иҗади коллектив меңнән артык баланың сәләтен ачу һәм үстерүдә фидакарь көч сала. Балалар иҗат йорты – тылсым илендә балалар бушлай шөгыльләнә. Талантларын баеткан һәм үстергән бу сәнгать иленең эше белән ата-аналар да бик канәгать. Биредә җырларга да, биергә дә, нәфис сүз сөйләргә һ.б. осталыкларны арттырырга өйрәтәләр. Техник түгәрәкләр дә байтак. Дәресләрдән соң балаңның буш вакытын файдалы үткәртергә теләсәң, безнең Балалар иҗат йортына алып килегез. Бар эшләребезне йомгаклап, нәтиҗәләребезне күрсәтер концерт чагу чарага әйләнде бу көнне.