Күптән түгел Борай урманы участогында зур өмә үтте. Аны участок начальнигы, Башкортстанның атказанган урманчысы Фирдәвис Талипов, урман мастеры Радик Мостафин, урманчы Илфар Вафин оештырды.
Бу көнне Даутлар авылы урманының халык телендә «Бурсык тавы» дип йөртелгән тау битендә яшь карагай агачлары утыртылды. Әлеге урын гасырлар дәвамында печәнлек буларак файдаланылды. Хәзер андый мохтаҗлык бетте һәм бу тау итәге дә киләчәктә янәшәдә үскән карагайлар кебек урманга әйләнер.
Өмәгә тирә -як күрше авыллардан Ишем, Байморза, Ләпәшкә (Мишкә районы) һәм Даутлардан алты дистәләп кеше килгән иде. Ул бәйрәмчә, күңелле үтте, пешекчеләр өмәчеләрне казанда пешкән кайнар аш- су белән сыйлады. Күмәк көч белән бу көнне барлыгы 5.3 гектар мәйдан, тау битләре яшеллеккә төренде.
Әлеге чарада катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, совет Секретаре Гемир Нуртдинов, Борай урманы автоном учреждениесе директоры Илдар Хәсәнов һәм башкаларның үз куллары белән утырткан агачлар үсәчәк.
Рөстәм Исхаков өмәчеләрне хезмәт бәйрәме белән котлап, башкарган изге эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде. Мондый күңелле мәшәкатьләр май ае азагынача дәвам итәчәк. Бөек Җиңү көне алдыннан, әлеге бар ил халкы өчен көтеп алынган тарихи датага багышланган « "Хәтер урманы" акциясе үтте. Казанзево урманчылыгына караган участокта, аның начальнигы Айрат Нуртдинов, урман мастеры Рәүдәт Гәрәев, урманчы Павел Аптыков оештырган чарага килүчеләр дүрт гектарлы мәйданда көч салды. Ул Яңа Мостафа авылына янында урнашкан. Монда чыршы агачлары утыртылды.
Рәсемдә: Илдар Хәсәнов, район башлыгы Рөстәм Исхаков, совет Секретаре Гемир Нуртдинов, Фирдәвис Талипов, Илфар Вафин, Радик Мостафин.