Җәмгыять
27 Апреля 2019, 12:36

Үз агачыңны утырт

Бүген райондашларыбыз “Яшел Башкортстан” республика экология өмәсендә катнаша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безнең дус, тату "Алга" редакция коллективы белән мондый изге гамәлдә катнашу бигрәк тә күңелле булды. Ир-егет хезмәттәшләребез агач үсентеләренә чокыр казыдылар. Безгә, хатын-кызларга, кулыбыз белән җайлап кына күмеп куясы калды. Ә соңыннан куаклар төбенә күп итеп су сиптек. Болай бөтен күңелне биреп башкарган эшнең нәтиҗәсе дә уңай булыр, агачларыбыз үсеп китәр, күргән саен безне сөендереп торырлар дигән теләктә калабыз.