Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 18:43

Инвестсәгать утырышы узды

Һәр пәнжешәмбе үтә торган инвестиция сәгатенең икенчесе 4 апрель көнне, 11.00 сәгатьтә район китапханәсе бинасында оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм аның урынбасарлары катнашлыгында барган инвестсәгать утырышында райондашларыбыз тарафыннан тәкъдим ителгән биш проектны авторлары белән берлектә карап, тикшерде һәм аларны тормышка ашыру буенча урынлы киңәшләрен бирде. “Теплица комплексы” һәм “Гөмбә үстерү” проекты, “Ит продуктларын беренчел эшкәртү буенча мини завод төзү”, “Каты хуҗалык калдыкларын эшкәртү” эшен башлап җибәрү турындагы проектны, “Балык тотучылар һәм аучылар өчен тагылмалар ясау” буенча һәм “Алмагач” яшелчә-җимеш питомнигының товарын реализацияләү” проектлары турында аларны тәкъдим итүчеләр белән төпле фикер алышу һәм күрсәтелергә тиеш булган ярдәмнәр буенча эшлекле сөйләшү иде бу. Район хакимияте башлыгы Р. Ә. Исхаков районыбызны тагын да алга этәрүче яңа эш проктлары тәкъдим итүчеләрне хуплап, алар ниятләгән һәр проектның уңай якларын билгеләде. Ул шулай ук бу проектлар тормышка ашырылганнан соң, биредә яшәүчеләр өчен өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәген дә әйтеп үтте.

Һәр пәнжешәмбе үтә торган инвестиция сәгатенең икенчесе 4 апрель көнне, 11.00 сәгатьтә район китапханәсе бинасында оештырылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм аның урынбасарлары катнашлыгында барган инвестсәгать утырышында райондашларыбыз тарафыннан тәкъдим ителгән биш проектны авторлары белән берлектә карап, тикшерде һәм аларны тормышка ашыру буенча урынлы киңәшләрен бирде. “Теплица комплексы” һәм “Гөмбә үстерү” проекты, “Ит продуктларын беренчел эшкәртү буенча мини завод төзү”, “Каты хуҗалык калдыкларын эшкәртү” эшен башлап җибәрү турындагы проектны, “Балык тотучылар һәм аучылар өчен тагылмалар ясау” буенча һәм “Алмагач” яшелчә-җимеш питомнигының товарын реализацияләү” проектлары турында аларны тәкъдим итүчеләр белән төпле фикер алышу һәм күрсәтелергә тиеш булган ярдәмнәр буенча эшлекле сөйләшү иде бу. Район хакимияте башлыгы Р. Ә. Исхаков районыбызны тагын да алга этәрүче яңа эш проктлары тәкъдим итүчеләрне хуплап, алар ниятләгән һәр проектның уңай якларын билгеләде. Ул шулай ук бу проектлар тормышка ашырылганнан соң, биредә яшәүчеләр өчен өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәген дә әйтеп үтте.
Читайте нас: