Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 11:29

Районда республика юбилее киң билгеләнде

Башкортстаныбыз үсешенә борайлылар да үзләренең лаеклы өлешен кертеп килә. Авыл хуҗалыгында, мәдәнияттә, сәламәтлек саклауда, мәгариф өлкәсендә һәм башка тармакларда үз эшенең осталары халыкка кирәкле продукциясен җитештереп, игелекле хезмәтен күрсәтә, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында сыйфатлы белеме бирелә.

Район мәдәният йортында әлеге тарихи датага багышланган зур чара үтте. Район халкын бәйрәм белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев белән БР икьтисадый үсеш министрының беренче урынбасары Лилия Мәҗитова килгән иде. Алар үзләренең тәбрикләү чыгышларында районда барган уңай үзгәрешләргә канәгатьлек белдереп, эшчән халыкка киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек теләде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, бәйрәм белән котлап, республика җитәкчелегенең борайлыларга карата булган ышанычы тулысынча акланачагын, киләчәктә тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшырту юнәлешендә эшләрнең дәвам ителәчәген белдерде.

Республика көне уңаеннан оештырылган күргәзмә ярминкәсе кунакларда Борай районында эшчән, булдыклы кешеләр, үз эшенең осталары яши дигән тәэсир калдырды. Анда шәхси предприятиеләр, мәктәпләр, һөнәри осталар үзләрендә җитештерелгән хәләл продукцияләрен, кул эшләрен, картиналарын һәм башка төрле әйберләрен куйган иде.

Бәйрәмдә район үсешенә зур өлеш керткән бер төркем хезмәт ветераннары бүләкләнде. Аннары район мәдәният йорты һәм авыл клублары хезмәткәрләре катнашлыгында зур бәйрәм концерты булды.

Рәүф Шаматов.


Читайте нас: