Бигрәк тә спиртлы эчемлеклерне легаль булмаган урыннарда сату мәсьәләсе ассызыкланды. Кеше сәламәтлегенә зыян салуга, гомерен хәвеф астына куюга, гаиләләр таркалуга китергән бу проблема торак пунктларда кискен тора. Кем әйтмешли, күмәк яу кайтарган. Бу эшне авыл халкы күмәкләшеп күтәрсә, кесә баету максатын күздә тотып, үз авылы халкының кырылуына китергән бу кәсеп, һичшиксез, туктатылырга тиеш.
Янгын хәвефсезлеге темасы да бик мөһим. Йортларда иске электр чыбыклары булу, төзек булмаган электр җиһазларыннан куллану – янгынга илтүче беренче адым икәнен һич онытырга ярамый. Шуңа да кайбер авылларда электриклар булмавын, аларның бик кирәклекләрен, йортларга кереп, проводкаларның торышын тикшереп йөрүнең кирәклеге әйтелде.
Җыеннарның кайберләрендә район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков үзе дә катнашты. Мондый җыеннар март ахырына кадәр районның барлык авылларында да үтеп бетәргә тиеш.