Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 18:24

Халык сораулары җавапсыз калдырылмады

Узган шимбәдә Таңатар авылында җыен үтте.

Җыенда спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуны тыю, халыкның янгын хәвефсезлеге, каты коммуналь калдыкларны ташлар өчен контейнерлар кую урыннары, төзекләндерү, юллар төзеклеге, малларны биркалау, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр күтәрелде. Бу чарада район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, район Советы секретаре Гемир Нуртдинов, авыл хуҗалыгы бүлеген начальнигы Ялкын Гыймалтдинов, районның баш ветеринары Булат Фазлыев, шушы авыл биләмәсеннән район Советы депутаты Илдар Хәмитов катнашты. Җыенга килгән халык үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.
Читайте нас: