Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2019, 10:42

Мулла авылы китапханәсендә “Озын толым” бәйгесе үтте

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Озын толымлы кызлар турында нинди генә шигырьләр, җырлар чыгармаганнар.

Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игьтибарга һәм ихтирамга лаек. Шундыйларны барлау максатыннан 8 Март Халыкара хатын-кызлар коненә карата Мулла авыл китапханәсендә укучы кызлар арасында «Озын толым» бәйгесе үтте. Бәйгедә Юлия, Алия Гыйлемшиналар, Әминә Гыйззәтулина катнашты. Кызларга күп сынаулар үтәргә туры килде. Үзләре белән таныштыру, туган телдә шигырь уку (кызлар Мостай Кәрим, Габдулла Тукай әсәрләрен башкардылар). Гыйлемшина Юлия инглиз телендә дә шигырь сойләде. Кызлар үзләренең чәч үстерү серләрен сөйләделәр, тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр. Кызлар бар яклап та килгән булып чыкты. Чарага килүчеләрне авыл буйлап гид ролендә сәяхәт иттерделәр. Стюардесса ролендә тамашачыларны Мәскәү аэропортыннан Уфадагы Мостай Кәрим исемендәге аэропортка алып кайттылар. Халык иҗаты белән дә таныш булып чыктылар алар. Татар халык әкиятләре, татар милли киемнәре, татар халык ашлары турындагы белемнәрен дә күрсәттеләр.
Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Вәрис Гыйлемшин, Фәнил Даутов, Фәрит Таҗетдиновларның триосы “Галиябану” җырын хатын-кызларга бәйрәм бүләге итеп башкарды. Зилия Гыйлемшина, Флүзә Хәкимова башкарган жырлар да алкышларга күмелде. Чараны алып баручы Ания Хәйдәршина Алия Хәйруллинаның «Толымнарың» шигыре белән тәмамлады. Бәйгенең спонсоры булган Светлана Гыйззәтуллина сынау тоткан кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Без, олы яшьтәгеләр, җырлап-биеп яшь чакларны искә төшердек, рәхәтләнеп ял иттек.
Сәгадәт Шәехова, Мулла авылы.
Читайте нас: