Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 19:09

Янгын хәвефсезлеген янә кисәтеп

11 март көнне Борай авыл биләмәсе вәкиле Рәфит Сәйфетдинов һәм Борай янгын сүндерү бүлекчәсеннән Данис Гыйззәтуллин, редакция хезмәткәре берлегендә янгын хәвефсезлеген кисәтү максаты белән күп балалы гаиләләргә йөреп, рейд үткәрделәр.

2016 елны район буенча ике йөзгә якын янгын турында хәбәр итүче җайланма гаиләләргә таратылып бирелгән. 2017 елда Борай авылында яшәүче күп балалы һәм авыр шартларда көн күрүче 56 гаиләгә бу җайланма өләшенгән. 2018 елны яңа туган һәр баланың гаиләсе авыл биләмәләреннән янгын турында хәбәр итүче шушы җайланманы килеп алу бәхетенә ирешкән. Бүгенге рейдта мондый гаиләләр яшәгән өй-фатирларга барып, урнаштырылган җайланмаларның торышы тикшерелде. Аларның батарейкалары беткән очракта яңаларын алмаштырып кую кирәклеге хакында хуҗаларга төшендерелде. Өй эчендәге электр проводкаларының торышы тикшерелде һәм зәңгәр ягулыкны кулланганда тиешле искәртмәләрне үтәү мөһимлеге искә төшерелде. Булган кимчелекләр хакында хуҗаларга әйтелде һәм якын киләчәктә аларны бетерү бурычы йөкләнде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: