Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 18:16

Курчаклар да сөйләшә белә

Колайда – курчак театры эшли

Колайда курчак театры бар икәнен белә идегезме? Шәп әйме. Нык шәп. Бөтен дөньясы белән төрле гаджетларга текәлеп утырган заманада авыл җирендә курчак театры булсын әле. Бу бит бик яхшы күренеш. Исеме дә нинди бит әле – “Шатлык”. Чынлап та кешеләргә шатлык бүләк итә ул. Шәхси эшкуар Шамил Хәмәтшин инициативасы белән булдырылган бу курчак театры үз тамашачысын тапкан да инде. Колайның олысы да, кечесе дә аның тамашаларына, спектакльләренә яратып йөри, рәхәтләнеп ял итеп, күңелле тамаша карый.
Читайте нас: