Динарис Сәетгалиев сәхнәләштергән бу спектакльдә рольләрне Фәйрүзә һәм Әхнәф Фазылбәковлар, Булат, Зилә һәм Хадис Вәлиевлар, Анфиса Солтангалиева, Финә Сәетгалиева тормышчан, оста итеп башкарды. Тамашачылар бер елады, бер көлде, ахырда озак итеп алкышларын бүләк итте. Сәхнә бизәлеше дә бик уңайлы һәм әсәрнең эчтәлегенә туры китереп эшләнгән иде. Ансы өчен укытучы-ветеран Фәридә Гыйлемҗанова җаваплы.