Җәмгыять
28 Февраля 2019, 05:29

Без беркемнән дә курыкмыйбыз!

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасында Кораллы Көчләрнең заманча корал белән тәэмин ителеше 3,7 тапкыр артуы билгеләнде.

Владимир Путин белдерүенчә, соңгы елларда армия һәм флотны ныгыту буенча зур эш башкарылган. 300дән артык берәмлек яңа хәрби техника җитештерелгән. Пилотсыз авиациянең үсешә. Русия Федерациясе Оборона идарәсенең милли үзәге булдырылган. Контракт буенча хәрби хезмәттәгеләр саны 2,4 тапкыр арткан. Кораллы Көчләрнең комплектлануы 70 проценттан 95-100 процентка кадәр җиткерелгән.

Бу җәһәттән Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Ширинкин үз фикерен белдерде:


– Мин, отставкадагы полковник буларак, Президентыбызның гамәлләрен хуплыйм. Президентның: “Без беркемнән дә курыкмыйбыз!” - дип белдерүен аеруча ассызыклап үтәсем килә. Без яхшы якланган, Кораллы Көчләрнең заманча корал белән тәэмин ителеше үсә һәм бу планда АКШтан һич тә калышмыйбыз, – диде ул.

Чыганак: kiziltan.ru



Читайте нас