Җәмгыять
26 Февраля 2019, 13:14

Соңгы тиенне тартып алмаячаклар

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында кредитлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул белдерүенчә, хәерчелек чигендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Болар — күпбалалы гаиләләр, инвалид тәрбияләүче гаиләләр һәм пенсионерлар.

Якын арада банкларга һәм коллекторларга яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган гражданнарның, кредитлары күп булган микрофинанс оешмалары клиентларының бөтен керемен алып бетерү тыелачак.


— Русия Банкын һәм хокук саклау органнарын кыска гына вакыт эчендә микрокредитлау базарында тәртип урнаштыруларын, кешеләрне ялганнан, мошенниклыктан һәм намуссыз кредиторларның талавыннан аралауларын үтенәм, — диде ул.


Әлеге яңалык уңаеннан республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Олег Галин түбәндәгеләрне белдерде:

— Әлбәттә, бу - бик дөрес һәм вакытлы карар. Кешене бер тиенсез калдырырга ярамый. Ул кредитны әллә кайларга ял итәргә барыр өчен түгел, ә чарасызлыктан, гаиләсен туйдырырга, баласын укытырга акчасы җитмәгәнлектән алырга мөмкин.


Аннары, ул эшен югалтып, аны вакытында түли алмады, ди. Шулвакыт кайбер кредит оешмалары коточкыч процентлар өсти башлый. Ә суд приставлары әйберләренә арест сала, хәтта социаль түләүләр, бала акчалары күчерелгән карталардан акча ала иде.


Бу тәртипсезлеккә чик куярга кирәк иде, чөнки ишетеп торабыз: кайбер йомшаграк холыклы кешеләр, бу хәлгә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала, кайберләре акча табу максатында җинаять кыла. Әлеге карар җинаятьчелек дәрәҗәсен киметергә, кешеләребезне сакларга ярдәм итәчәк.

Чыганак: kiziltan.ru