— Президент дөрес юнәлешкә нигез сала. Ул үзенең чыгышында эчке проблемаларны ассызыклады. Чынлап та, безнең республикада да сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл ителәсе эшләр күп. Президент әйткән чиратлар, кирәкле тикшеренүне тиз һәм бушлай узу мөмкинлеге юклыгы безнең Башкортстанга да кагыла. Алда эшләнәсе эшләр бик күп, — диде ул.