

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күпфатирлы йортларның подъездларын һәм башка урыннарын төзекләндерү буенча катгый таләпләр куйды. Безнең Борайда 1400ләп кеше шундый йортларда яши. Аларның гомум саны 44 булса, фатирлары 744 кә җитте. Арада бүгеннән ремонтларга кирәк булганнары да бар.
Әлеге форумда катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Исхаков Борай халкы белән беренче очрашуын үткәрде. Ул үзенең чыгышында районның республикада кабул ителгән төрле программаларда катнашачагын белдерде. Район җитәкчесе беренче эш көннәрендә үк күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән анда булган кичектерми хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне күтәрде. Бигрәк тә керү-чыгу урыннары начар хәлдә, ишекләре ватык, түбәдән су үткән һәм ишек өсте түбәсе булмаган урыннар бар, канализация эшләнмәгән һ.б.
Бу көнне күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән үткән форумда шундый көнүзәк мәсьәләр каралды. Аларның барысы да мөһим. Бу эшләрне башкаруда республика хөкүмәте дә финанс ярдәме күрсәтә. Әмма гражданнарның да активлыгы кирәк. Рөстәм Исхаков әйткәнчә, үз вакыты белән 44 йортта да төзекләндерү мәшәкатьләре башкарылачак, тик аз гына сабырлык кирәк.
Борай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Кәримов чыгышыннан аңлашылганча, 2019 елда һәм киләсе елларда Борайда йорт ихаталарын төзекләндерү, матурлау буенча зур эшләр планлаштырыла. Алар инде тормышка ашырыла башлады. Агымдагы елда шундый җиде ихатада ремонт эшләре көтелә. Болар, әлбәттә, финанс чыгымнары кысаларында эшләнәчәк һәм алты елда төгәлләнергә тиеш.
Рөстәм Исхаков “Жилсервис” җәмгыятенә канализация суларын суыртып түгү өчен яңа техника алырга кирәклеген дә ассызыклады, чөнки бу мәшәкатьне башкаруда авырлыклар юк түгел.
Форумны алып баручы хакимият башлыгы урынбасары Рикес Галләметдинов каты көнкүреш калдыкларын түгү һәм аны оештыру эшләренә тукталды. Зур күләмле чүпләр шәхси ихаталарда җыелып, аерым хак белән түгеләчәк. Әлегә борайлыларга чүпләрен полигонга илтергә рөхсәт бар. Бу мәсьәләдә дә җавапка караганда сораулар күп. Якындагы көннәрдә район җитәкчеләре күпфатирлы йортларның барсында да йөреп, анда яшәүчеләр белән очрашуларда беренче чиратта башкарылачак эш күләмен ачыклаячак.
Республикада үтәчәк форумга делегат итеп күпфатирлы йортта яшәүче Диана Гыйндуллина сайланды. Ул анда борайлыларның проблемаларын җиткерергә бурычлы.