Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2019, 16:21

Туфрак кадерен белгән асыл зат

Агачларның тамыры булгандай, һәммәбезнең дә туып-үскән җире, үзе салган сукмагы бар.Туган төяген алтын бишеккә тиңләгән, бар гомерен авылына, колхоз эшенә багышлаган Мәүләви Галләмов та изге төяге, игелекле туфрагына бирелгән кеше.

Ракыйга һәм Фәиз Галләмовларның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Бөек Ватан сугышы башлангач, гаилә башлыгы хезмәт армиясенә алына, аннан ул бетеренеп, хәлсезләнеп кайта. Шуңа күрә аның балалары эшкә бәләкәйдән өйрәнеп үсә, тормыш арбасына кече яшьтән җигелеп дөнья көтәргә мәҗбүр булалар. Авылында укып, җиде класс белем алгач, Тәхәви абыйсы тракторда эшләгәнгә күрә, Мәүләви аңа ярдәмче булып, эшләргә колхозда кала. Соңыннан Закир Гыйлванов белән тракторны бергә йөгәнлиләр. Егетне солдат хезмәтенә чакыралар. Тәүдә Белоруссиядә, соңыннан ике ел ярым Германиядә була. Аннан туган ягының болын-кырларын, тракторы иңләгән басуларын сагынып авылына кайта. Трактор бригадасы бригадиры Нәбихан Солтанов: “Син, энем, теге Тәхәви абыең белән эшләгән тракторыңа тагын утырасыңмы? – диде. Солдат, әлбәттә, ризалаша. Күп тә үтми, аны колхозга кайткан яңа “ДТ-75” тракторына утырталар. 1965 елда егетне трактор бригадасының бригадиры итеп куялар. Электән “Искра” колхозы алты бригаданы берләштергән була. Ә вак хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, бу мәшәкатьләр бер кеше – бригадир Мәүләви иңенә кала. 1966 елдан башлап шушы вазыйфаны ул башкара. Бөтен бригада, авыл тормышы аның иңнәренә ята, һәрнәрсәгә җаваплы кеше дә биредә ул була. Колайда кичке мәктәпкә йөреп, урта белем дә ала. Соңыннан Дуван авыл хуҗалыгы техникумының көндезге бүлеген тәмамлый. Үзе туплаган тәҗрибәне фән нигезләре белән ныгыту була аның исәбе. Эшне белеп оештырган бригадирның “Искра” колхозы яулаган уңышларда өлеше бик зур. Биредә җир кадерен белгән, техника белән эш итүне яхшы башкарган механизаторлар коллективы тупланды.

Колай бригадасы игенчеләре 1997 елда һәр гектардан 32 центнер уңыш үстереп алды. Тырыш хезмәтләре лаеклы бәһаланды, уңган Мәүләви Фәиз улы да Республика җитәкчесе Мортаза Рәхимов кулыннан Мактау кәгазе алуга иреште. Хезмәт дәверендә ул бик күп бүләкләргә, шундый Мактау кәгазьләренә лаек булды. Кеше үзенең хезмәтен җиргә салса, туфрак аңа артыгы белән кире кайтарып бирә. Колай авылы басулары һәр елны мул уңыш белән сөендерде. Авылдашларыбыз Кәрим Зиннуров, Фәметдин Латыповларның хезмәтен “Башкортстанның атказанган механизаторы” исеме белән зурладылар. “Почет билгесе” ордены кавалеры Дәүли Шәяхмәтов чөгендер, бәрәңге үстерү остасы булып танылды. Мәүләви Сафиуллин, Мәүлетҗан Мансуров, Кәбир Зиннуровлар “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены, Әскать Сәетов “3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены” белән бүләкләнде. Кадим Нафыйков, Әләф Әхкәмов, Фәнәвис Әлетдинов, Илгиз Шакиров, Әүфәр Сәетовлар кебек уңганнарның исемен дә хөрмәтләп искә ала Мәүләви Фәиз улы.

Бүген дә Мәүләви Галләмов олы яшьтәмен, сигезенче дистәне тутырдым дип, тыныч кына яшәми, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша, өмәләр оештыра. Өч балага гомер биреп, өлгеле тәрбия күрсәткән әти, оныкларга назлы дәү әти. Хәләленә ышанычлы тормыш иптәше булды.Уңганлыгын васыять итеп килер буыннарга тапшырыр, җир кадерен, туфрак кыйммәтен белердәй аксакал ул. Тырыш кешенең көткән дөньясы да муллыкка төренгән. Авылыбызның ихтирамлы кешеләренең берсе булуы белән ул үзе дә горурлана, авылдашларыбыз да ярата аны.

Ә. Галләмова.

Читайте нас: