+2 °С
Кар
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 23:04
Районда Театр елын тантаналы ачу үтте
Бүген, 4 февраль көнне район мәдәният йортында Русиядә игълан ителгән Театр елын рәсми ачу тантанасы булды
Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов илебез Президенты тарафыннан игълан ителгән Театр елын ачу тантанасында быелгы елда районда уздырылачак чаралар планы белән таныштырды.
Сәхнәдә төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, җырлар башкарылды. Шулай ук "Дуслык", "Инеш" ансамбльләренең чыгышлары да тамаша бизәге булды.
Мартның беренче көннәрендә Русиядә - Театр елына һәм республикабызның 100 еллыгы уңаеннан Башкортстаныбызның йөзек кашы булган мәшһүр язучы, шагыйрь Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясе күрсәтеләчәк. Шул спектакльдән тәкъдим ителгән өзек районда Театр елына старт бирде дисәк тә була.
Чагу, матур, күңелле ял бүләк иткән тамашадан халык күтәренке кәеф белән таралды.
Тулырак язманы гәзитнең җомга саныннан укырсыз.
Фотолар:
https://alga-rb.rbsmi.ru/gallery/god_teatra_2019_1/
https://alga-rb.rbsmi.ru/gallery/god_teatra_2019_2/
Читайте нас: