Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2019, 16:50

Балалар юл кагыйдәләрен белсен өчен

1 февраль көнне Борай дүртенче санлы балалар бакчасында ”Гаилә светофоры”, “Ничек Емеля юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгән?” дигән күңелле чаралар үтте.

Өлкән төркемдә узган чара “Гаилә светофоры” дип аталды. Чараның максаты– юл билгеләрен белү, аларның кулланышын камилләштерү, фикерләү сәләтләрен үстерү, әти-әниләрдә, балаларда күтәренке хисләр булдыру.
Луиза Мөлекова алып барган бу кызыклы чарада кызлар һәм малайлар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады. Балалар янына кунакка ЮХХДИ испекторы полиция майоры Гөлназ Алетдинова килде. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк”, – диде ул.
Чараның беренче өлешендә өлкән төркемнең кыз һәм малайлары “Гаилә светофоры” күрсәтсә, икенче өлеше бәләкәйләр төркемендә “Ничек Емеля юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгән?” дип аталды. Анысында тәрбиячеләр Эльвира Исламова, Әлфия Гомәрова бәләкәчләргә аңлашылган тел белән юл йөрү кагыйдәләрен янә бер аңлатты. Бу фәһемле чарада да нәниләр теләп катнашты.

Тулырак язманы гәзит битләреннән укырсыз.

Читайте нас: