Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2019, 18:31

Мультландиягә сәяхәт

Бүген 30 гыйнвар көнне Борай китапханәсендә "Мультландиягә сәяхәт” исемле квест-күңел ачу чарасы узды.

Бу күңелле чарада Борай беренче санлы балалар бакчасындагы әзерлек төркемендәге нәниләр чакырылган иде. Чараның максаты - балаларга шатлык китерү, мультик геройлары белән очрашу. Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы. Бүгенге чарада да алар әкият геройлары белән аралашып, кызыклы уеннарда, биюләрдә катнаштылар. Әкият геройлары (Карлсон - Вәлиуллина Э.Ф., Том и Джери- Шафикова А.Л., Газизова Ф., Почтальон Печкин - Гарипова Р.Ф., Винни-Пух - Мифтахова Л.Р., "Ну погоди!"дан куян - Шаймухаметова С.И.)лар бик матур, үзенчәлекле итеп рольләрен башкардылар. Балалар белән бергә уеннарда катнашып, биюләр биетеп, чараны кызыклы итеп алып бардылар . “Мультландиягә сәяхәт” исемле чараны Айсылу Карамова алып барды. Килгән кыз һәм малайлар бу чарадан канәгать булып, шатланып кайтып киттеләр.


Чара төрле презентацияләр белән һәм музыкаль яктан Галиев Д. яхшы бизәлгән иде. Сценарийны Әхәтова Раушания төзеде.


















Читайте нас: