"Вәсиләсез тормышка күнегеп китү бик кыенга туры килде. Әле дә кыен! Ел саен кыенрак дияр идем. Авыр миңа... бар яктан да. Сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Әлбәттә, балаларга әни кирәк! Әйтәсе дә юк. Хәзерге вакытта мин Вәсиләсез көчсез калдым.Кызым әнисен күрмәде дә, белми дә диярлек. Улым Кәрим һәрвакыт аны сагына, миңа әнисе турында: “Ни өчен әнием үлде?” – дигән сораулар бирә. Дөресен әйткәндә, җавап та бирә алмыйм, дәшмим генә. Тормышны үзем алып барам. Хәзер инде мин яшәмим, көн генә күрәм. Бары тик балалар өчен генә яшим. Тормышның тәме дә бетте инде”, - дигән ул.