Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2019, 14:19

Гөлүзә Фәхруллина гүзәллек тудыра

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Соңгы вакытларда да кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп бара. Араларында олылар да, яшьләре дә байтак. Зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү көннән-көн артуы – күңелле хәл.

Борай районында яшәүче Гөлүзә Фәхруллина кул эшләре белән күптән мавыга икән. Гөлүзә апа белән аның җылы өендә сөйләшеп утырабыз. Кая күз салсаң да, аның иҗат җимешенә төртеләсең. Искиткеч матур итеп чиккән сөлгеләр, бәйләнгән оекбашлар, чәчкәләр, атлас, аламиран ленталарыннан эшләнгән гөлләмәләр, картиналар, кәгазьдән ясалган кәрзиндәге гөлләре. Һәр әйбердә останың күз нуры, йөрәк җылысы, күңел матурлыгы саклана. Йорт алларыннан кергәндә үк күзгә пластик бутылкасыннан эшләнгән камышлары, роза, энҗе чәчкәләре, кош кошы (жар птица), пальма агачлары күз явын алып торалар.
Гөлүзә апа матур табигатьле, уңган халыклы Кушманак авылында туа. Авыл мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлагач, Нефтекама һөнәрчелек училищесына пешекче һөнәренә укырга керә. Укуын тәмамлагач, Краснохолмда пешекче булып эшли. Радик Гайнулла улын очратып, матур тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары Ирина, Марат һәм кече кызлары Гөлнара дөньяга килә. Балалары үсеп, үз тормышлары белән яшиләр инде. Колхозда 31 ел эшләп, героем лаеклы ялга чыга. Ләкин, лаеклы ялда булуына карамастан, Гөлүзә апабыз буш вакытын әрәм итми, кул эшләре белән шөгыльләнә, яңа төрдәге тукымалар кулланып, чәчәкләр бәйли. Матурлык тудыручы ханымның көннәре дә матурлыкта үтүенә шик юк. Чөнки өләшкән матурлык үзеңә һәрчак яхшылык, гүзәллек булып кайта ул.
Гүзәлия Мостафина.


Читайте нас: