Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2019, 14:09

Атнабай – халык шагыйре

Гимназиянең югары категорияле башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева мәктәп-гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары белән Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган кичә оештырды.

Башка мондый кичәләрдән аның аермасы шунда: кичәнең идеясен, сюжетын район ветераннар советының мәдәният-масса эшләре комиссиясе рәисе Радис Солтанов белән эшләделәр. Радис Нурлый улы режиссура ягын камилләштерде һәм бу көнне гимназиягә ветераннардан торган “десант” килеп төште. Алар ветеран гармунчылар, җырчылар иде. Укучылар белән бергәләп Әнгам Атнабаевның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар, көйләрне уйнадылар.
Шагыйрьнең 90 еллыгына багышланган алты бүлектән торган кичәнең матурлыгын язып бетереп булмый, аның әсәрләрен күркәм итеп Рималь Туктаголов, Ләйлә Муллагалиева, Алсу Моратова, Наилә Нуртдинова, Лиана Гыйльметдинова, Мөнир Зарипов, Радмир Бикбулатов, Фидан Әхмәтҗанов, Рөстәм Мурзин, Илгизә Заркаева башкардылар.
Өлкән буыннар талантын яшьләргә җиткереп, гаҗәп тәрбияви чара үткәрү тәҗрибәсе киләчәктә дә дәвам итсен иде.


Читайте нас: