–Хәзер генә матур бизәкле орнаментларны, сыйфатлы күннәр һәм башка кирәк-яракны бер авырлыксыз табып була. Элек матуррак, сыйфатлырак консерв банкаларыннан калай бизәкләрне дә үзем кисеп ясый идем. Көйне тоя белү, яңгырашны ачык ишетеп калу – гармунның дәрәҗәле килеп чыгуына сәбәпче, – Сагъман Әгъләм улы үзенең яраткан һөнәре турында бирелеп, кадерен белеп, тәмләп сөйләде.
Оста куллы кешеләр алдында баш иярлек, мин андый булдыклыларны һәрвакыт ихтирам иттем һәм аларга сокланып карадым. Андыйларга йә сәләтләре тумыштан бирелә, йә ныклы тырышлык, олы теләк аша осталыкка әверелә. Ә музыка коралы, бигрәк тә гармун, скрипкалар ясап халык арасында танылу алган осталарның үз эшләре турында сөйләгәндә, биргәч бирә икән Ходай кешегә сәләтне дисең. Гади агач, калай һәм башка предметларны җанландырып, күңелдәгесен шул телләргә, кылларга күчереп, сандугач кебек сайратып яки түгелеп еларлык моң тудырырга мәҗбүр итү, җансыз нәрсәләргә җан өрә белү үзе бер могҗиза бит. Моның өчен оста куллар, ювелирныкы кебек нечкәлекне тоя белгән бармаклар, очлы күз, авазларны эләктереп алып юнып-эшкәртерлек ни тиклем сизгер ишетә ала белү кирәк.
Остабыз 1959 елда күрше кызы Мөгълифә Мәүли кызы белән тормыш кора. Балалары Зилә һәм Азат туып, ата-ана аларга күркәм тәрбиясен биргән, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән. Сагъман абыйның белдекле ир, акыллы тормыш иптәше икәненә басым ясап:
– Әтиләренең миңа тәүге бүләге – үз кулы белән ясаган бирнә сандыгын әле дә кадерләп саклыйм. Бүләге 60 ел буе шул аның кул җылысын саклап, тәүге көндәгедәй матур килеш тора. Аны эшләгәндә юкә такталар кулланган, шуңа да әйберләр анда күгәрмәде, исләнмәде. Миңа булган хисләрен бизәк итеп төшергәндер дип, сандыктагы орнаментларны сөеп-сыпырырга яратам. Балалар буяп куябыз дигәндә дә тотындырмадым, шул килеш торсын дидем, яшьлегебез хатирәсе бит. Шундый оста куллы булды инде ул. Шушы дәвер эчендә ясалган гармуннары йөздән дә ким түгел. Абзагыз төн йокыларын калдырып, таңга кадәр шулар белән мәш килә иде. Җан тарткан шөгыле булгач, нишлисең... – диде Мөгълифә апа.
Хатын-кызның канәгать булып, ире турында горурланып сөйләве – биредә бәхетле гаилә яшәвенә ишарәли. Күркәм гаиләнең хуҗасы, гомерен колхоз эшенә багышлаган эшсөяр. Сагъман абыйның 45 еллык гомум хезмәт стажы бар. Шуның иң күбе руль артында үткән. Күңел сусавын канәгатьләндерердәй, җаны теләгән һөнәрен дә ул еллар буена үзе белән янәшә алып барган – гармуннарга җан биргән, телле иткән. Ниндиен генә әле! Тирә-якта гармун эшләүче дигән даны чыгып, кайлардан гына килеп алмадылар бу музыка коралын! Соңгы вакытта сәламәтлеге борчыгач, бик теләсә дә иҗади эшенә тотына алмый Сагъман абый. Әмма остага заказ бирергә дип килүчеләрнең әле булса да туктаганы юк. “Вятский”, “Тальян”ын кулларына алып, аның белән үзе генә белгән телдә аралаша. Гармун моңы аны үткәннәргә алып китә, сөенечле бүгенгегә алып кайта һәм киләчәкнең дә гүзәл булачагын хәбәр итә.
Миләүшә Әхмәтҗанова.