Җәмгыять
15 Января 2019, 07:21

Чүп түгәргә өйрәнәсе бар әле

1 гыйнвардан республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү реформасы гамәлгә ашырыла башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Узган атнада район хакимиятенең актлар залында каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру мәсьәләсе буенча утырыш үтте. Анда "Дюртюлимелиоводстрой" җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев, район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, район оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл старосталары катнашты.
Без 2нче, 4+ зоналарын хезмәтләндергән "Дюртюлимелиоводстрой" җәмгыятенә карыйбыз. Бу җәмгыять Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрен, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнарын хезмәтләндерә. Күреп торуыгызча, аның хезмәтләндерү территориясе зур. Бу эш халык өчен дә, төбәк операторы өчен дә уңайлы барсын өчен байтак эшләргә кирәк әле. Монда халык та түземле, игътибарлы, аңлы булырга тиеш, төбәк операторы да үзенә йөкләп алынганын тиешле вакытында башкарырга бурычлы.
Әлбәттә, 2019 ел – яңа эш системасына күчү елы гына әле. Шуңа да башта кытыршылыклар булуы мөмкин. Мәсәлән, ел ахырына кадәр муниципалитетлар төбәк операторлары белән берлектә калдыклар җыю өчен контейнер мәйданнарын булдыру буенча мөмкин булганның барысын эшләргә тиеш. Әлегә районда 35 урында каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклап тору урыннары булдырылган. Әкренләп контейнерлар кую эше башланачак. Район үзәгенең күпфатирлы йортларында яшәүчеләр өчен ихаталардагы гадәти булган контейнерга чүп түгү эше дәвам итәчәк. Шәхси йорты белән яшәүчеләр өчен үзгәрешләр бар. Борайда контейнерлар урнаштырылганчы һәркем үз чүбен үзе Шабайдагы чүп полигонына илтеп ташлаячак. Бу – вакытлы күренеш, чөнки махсус конейнерлар булдырылганчы гына. Авылларда чүпне кайда ташларга, аны килеп алып китү ничек оештырылачагын халык җыеннарында авыл биләмәләре башлыклары аңлатып бирәчәк. Чүп, берсүзсез, махсус билгеләнгән урынга гына түгеләчәк. Элекке кебек бакча артларына, урман буйларына, авыл яннарына илтеп ташлау булмаячак. Контейнерлар авылларда да куелачак.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлеге, килешүләр төзү, түләүләр хакындагы мәгълүматны "кайнар элемтә" телефоннары буенча алып була. 2нче, 4+ зоналары –"Дюртюлимелиоводстрой" җәмгыятенең белешмәләр өчен телефон номеры 8-800-511-84-20.
Венера Арсланова.