Җәмгыять
2 гыйнвар 2019, 20:25

Ул - гармуннар ясаучы

Иске Бикмәт авылында яшәүче Сагъман Әгъләмов 1958нче елдан башлап үз куллары белән ”Тальян”, “Вятский” гармуннары эшли

Иске Бикмәт авылында яшәүче Сагъман Әгъләмов 1958нче елдан башлап үз куллары белән ”Тальян”, “Вятский” гармуннары эшли. Шартына, технологиясенә туры китереп, орнамент һәм бизәкләрнең чагуларын кулланып, сандугач телле гармуннары аның шулай туа барган. Оста итеп сыздыра ул бу музыка коралын, күңелендәгесе гармун телләренә күчеп, моңга әйләнеп түгелә бара. 60 ел буена 100дән артык гармунга җан өргән Сагъман абый. Хәләле Мөгълифә Мәүли кызы белән тормыш коруларына да быел җәй 60 ел булачак. Халыкның яраткан уен коралын тудыру серләре белән Яңа елның тәүге көннәрендә Сагъман Әгъләм улы “Алга” гәзите белән ихлас уртаклашты.
М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас