Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2018, 13:30

Тимердән ясалган ул трактор йөгәнләүче

Заманына күрә яңалык булып торган тимер атныбуйсындыручы егетләр, үзләрен косманавттай хис иткән, әлбәттә.

Тракторчы – исеме генә дә ничек яңгырый әле! Булыр-булмас егетләргә эләкми шул аны йөгәнләү! Тирә-яктагы кызлар да тракторчы егетләргә гармунчыларга сокланып караган кебек мөкиббән китә, менә алар нинди көчле! Ә инде Кәшкәләүдән Фоат Шәяхмәтовның гармунчы да, тракторчы да булуын әйтеп һәм сөйләп кенә дә бетереп булмый! Шуңа күрә Ишмәмәтнең беренче сылуы, булдыклы Асия дә бу егетнең гыйшкын кире какмаган. Алар пар күргәрченнәрдәй гөрләшеп бергә 64 ел яшәгән. Сигез балага гомер биреп, тормышка аяк бастырганнар. Өч ел элек Асиясе бакыйлыкка күчкән, шунысы аяныч. Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләүче Фоат абый үз нигезендә, улы Нәзәгать һәм килене Гүзәләиянең тәрбиясендә игелек күрә.

(Дәвамын гәзитебезнең 4нче январь саныннан укырсыз).

Читайте нас: