Вице-премьер вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов әйтүенчә, хезмәтләрнең оператив эшчәнлегенә һәм һава торышы, транспорт хәрәкәте чикләнү, гадәттән тыш хәл вакытында гамәлләр тәртибенә аерым игътибар бүленәчәк.
"Кешеләр хәвефсезлеге мәсьәләләре һәрвакыт беренчел булырга тиеш, - дип ассызыклады Артур Әхмәтханов. - Республика җитәкчесе Радий Хәбиров вазыйфа биләүче кешеләргә үз хезмәтен җаваплы башкару буенча катгый бурычлар куя, аеруча Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар вакытында".