Бүгенге көндә алты дистәгә якын бала белем алган мәктәп утын ягып җылытыла иде. Әлбәттә, утын ягуның никадәрле мәшәкатьле икәнен авыл кешесенә аңлатып торасы түгел. Мәктәп директоры Илфир Шайдуллин да мәктәпкә газ үткәрүдә ярдәмләшкән, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алган кешеләрнең һәммәсенә рәхмәтләрен җиткерде. Укучылар кунаклар алдында чыгыш ясады.
Әйткәндәй, Бакалы, Кәшкәләү, Иске Карагыш авылларындагы 255 йортның 121ендә инде газ яна. Яңа елны калганнары да газ яндырып каршылар әле.