Полиция хезмәткәрләре мондый җинаять кылган өчен җәза булуы турында искәртә һәм машина йөртүчеләрне руль артына эчкән килеш утырмаска өнди. Такси хезмәтеннән яки җәмәгать транспортыннан файдаланганда акыллырак булыр.
Исерек килеш руль артына утырып, сез үзегезнең, якыннарыгызның, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомерен куркыныч астына куясыз. Алкоголь бар яклап та тискәре йогынты ясый, юлда төрле хәлләр булырга мөмкин, ә исерек водительнең реакция тизлеге түбән, ул светофор сигналларын, юл тамгаларын аера алмый, караңгы вакытта да җәяүлене күрми калырга мөмкин.
528 санлы федераль законга ярашлы, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тарттырылган яки РФ ҖК 264, 264.1 статьялары буенча җинаять кылганы өчен хөкем ителгән кеше яңадан исерек хәлдә автомобиль яки башка механик транспорт чарасы белән идарә иткә икән, аңа карата җинаять җаваплылыгы кертелгән. Моның өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки хөкем ителгән затның бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салу, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән, өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаны биләү яки билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, яисә ике елга кадәр мәҗбүри эшләр белән өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү белән билгеләнгән вазыйфаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү аралган.
Л.Әсләмова, дознание төркеме начальнигы, полиция капитаны.