Полиция хезмәткәрләре биредә тәрбияләнүчеләр белән еш очраша, алар белән төрле спорт ярышларында катнаша, тәрбияви темага әңгәмә кора. Шушы көннәрдә кызлар һәм малайларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котларга килгән бүлек начальнигы Илшат Зиялтдинов, аның урынбасары Илфат Галиев, җәмәгать советы рәисе Наил Мәрданов балалар йортына ун мең сумлык сертификат бүләк итте.