Бүгенге көндә предприятие энергетиклары хезмәтләндергән 180 чакрым озынлыгындагы линияләр һәм трансформаторлар төзек эшли, алар үткән яз һәм җәй айларында сыйфатлы ремонтланып, эшчәнлекләре тикшерелеп, әзерлек паспортлары алынган. Борайда мондый трансформаторлар саны барлыгы сиксәнгә якынлашты.
Яңа микрорайоннарга файдалануда булмаган электр тогын бүлеп яисә көчәйтеп бирүче шундый агрегатлар куелып киленә.
2018 елда инвестпрограмма буенча Вострецов, Коммунистик, Чкалов урамнарында электр линияләре һәм трансформаторлар яңартылды. Инженер Павел Арменшин һәм энергетиклар бригадасы җитәкчесе Марат Тимергалиев һәм аның ярдәмчеләре – күтәрткеч машина водительләре Рамил Шәйхетдинов, Булат Гәрәев, линия монтажлаучылар Рамил Алиев, Денис Әхмәтов, Айдар Зарипов, Ринат Насыйбуллин, Артур Ситдиков, эретеп ябыштыручы электрик Марат Хәмидуллин, механизатор Радус Низамов һәм башкалар ел әйләнәсенә ачык һавада, урамда көч сала. Алар төп хезмәтләрен башкару белән беррәттән, Борайда унике урында Яңа ел чыршыларын һәм урамнарны бизәде.
Ике дистәдән артык энергетикны берләштергән коллектив яшь көчләр белән тулыланып тора. Мәсәлән, Реваль Дүсмәтов күптән түгел биредә эшли башлады, Нефтекама шәһәрендә энергетиклар хәзерләү колледжы студент егетләре предприятиедә хезмәт практикасын уңышлы үтә.
2018 елда авыл урамнарын яктырту юнәлешендә зур күләмле эшләр башкарылып килә. Барлыгы 800 ноктада урам утлары куелган. Бу эш киләсе елда да дәвам ителәчәк һәм яңа микрорайоннарда, авылларда планлаштырыла. Әмма өй эчендәге электр үткәргечләрне кору, аларның төзек эшләве өчен предприятие хезмәткәрләре җаваплы түгел. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен махсус рөхсәт лицензиясе булган оешмалар һәм аларның эшчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коллективны һөнәри бәйрәм һәм якынлашып килгән Яңа ел белән котлап, хезмәт уңышлары, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек телим.