Балигъ булмаган биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә торак алу өчен финанслауның күләме ике тапкыр арттырылды. Бу хакта Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында белдерде. Алдагы елда әлеге максатларда ярты миллиард сум акча бүленәчәк. Республика җитәкчесе чыгышында "Ата-ана даны" медале белән бүләкләнгән Галия һәм Самат Зәйнуллиннар гаиләсен билгеләп үтте. Алар биш бала тәрбияләп үстергән. Ринат исемле уллары Чечняда һәлак булган һәм "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнгән.
Чыганак: kiziltan.ru