Гәзиткә язылу турында белдерүче редакциягә китереп бирелгән һәм хат аша җибәрелгән квитанцияләрегез буенча төп бүләк – велосипед (РФ Салым кодексына ярашлы, велосипед отучы 2065 сумлык салымын түләргә тиеш) һәм башка призлар 18 декабрь көнне, 11 сәгатьтә, Үзәк мәйданның Яңа ел чыршысы янында уйнатылачагын исегезгә төшерәбез. Бу чарага килүчеләр барысы да үзе белән өч документ: ИНН, СНИЛС һәм паспортын онытмасын иде. “Алга” призлары сезне көтә!