Яшел урман патшабикәсе тирәли төрле җәнлекләр, Кыш бабай белән Карсылу сыннары да пәйда була. Аларны боздан җанлы итеп эшләү өчен материал кайтаруга район мәгариф бүлегендә, балалар иҗат йортында, балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә көч салучы ир-егетләр беренчеләрдән булып тотынды. Бүлекнең эретеп ябыштыручысы Эдуард Муллагалиев, слесарь-көйләүче Илшат Сәлимгәрәев, балаларга өстәмә белем бирү педагоглары Ринат Әхмәтҗанов, Рәил Хаҗиев, Илдар Таҗетдинов Борай буасыннан бозны кисеп ярга чыгарды. Тракторда Марсель Садыйков аны йөк машинасына төяүдә ярдәмләште. Бүлекнең водителе Венер Гайнанов материалны Ял итү мәйданына ташыды.