Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2018, 11:55

Әниләрнең җылы кочагы оҗмахка тиң

Борайның күпфункцияле авыл клубында төрле чаралар еш оештырыла. Һәр бәйрәмдә авылның көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр биредә күңелле ял итә, үзләре дә актив катнаша.

енә багышланган зур концерт булды. Аның программасында, әлбәттә, гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләгән, шул ук вакытта төрле хезмәтләр башкарып лаеклы ялда булган изге күңелле аналарга, бүген дә халык хуҗалыгының бар тармакларында да көч салган әниләргә, оныкларын үстерешергә ярдәмләшкән зүрәниләргә багышланган иде. Клуб мөдире Ләйсән Миңнуллина, сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гарифуллина, китапханәче Ралия Муллаханова, Илмира Фәрхетдинова һәм башкалар һәрвакыт кеше арасында булгач, җыр, моң сөючеләр дә аларга тартылып, үтенечләренә колак сала.
Әлеге авыл клубы янында эшләп килгән “Ахирәтләр” вокаль ансамбленең чыгышын күрмәгән, моңлы җырларын тыңламаган кеше Борайда юктыр, мөгаен. Өлкән яшьтәге сәхнә осталары үзләре артыннан яшьләрне әйди, аларга өлге булып тора. Шундый актив тормышта яшәүчеләрнең күп булуы сөендерә. Район мәдәният йортыннан Илида Мостафина җитәкләгән «Инеш» җыр ансамбле дә аналарга бәйрәм бүләген ишеттерде. Алия Хәйруллинаның Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы гармун» поэмасын Флүс Шәрифҗанов озатуында яттан укуы килешле чыкты. Әлеге кичәдә үсмер малай һәм кызларның төрле биюләре, халык уен коралларында уйнаучыларның татар-башкорт көйләрен башкаруы концертны тулыландырды. Укучы Тимур Суваровның рус телендә яңгыраткан «Мама, ты – мой рай» җыры беркемне дә битараф калдырмагандыр. Чөнки һәркем өчен дә әниләрнең җылы кочагы оҗмахка тиң шул. Сәхнә түрендә биш-алты яшьлек балалардан алып сигез дистәләрен тутырып килүче әниләр, зүрәниләрнең чагу чыгышлары кышкы матур кичкә ямь өстәп, яшәү көчен арттырды.


Читайте нас: