Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2018, 16:36

Вострецов паркында төзекләндерү эшләре башланды

Белүебезчә районда төзекләндерү эшләре иртә яздан караңгы көзгәчә туктатылмый. Яз башы белән Борайның үзәк артериясе булып торган Ленин урамында кеше гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч белән янаган карт агачлар киселеп, урыннарына яңалары утыртылган иде. Әле Борай авыл Советының 30 октябрьдә үткән чираттан тыш утырышында кабул ителгән 204нче санлы карары нигезендә Борайның үзәк мәйданындагы Вострецов паркында да шундый төзекләндерү эшләре башланды.

Бу карар беренче санлы балалар бакчасы мөдире һәм ветераннар Советы рәисенең агачларны кисәргә кирәклеген сорап язган мөрәҗәгатен ныклап тикшергәннән һәм, чынлап та, парк территориясендә үскән зур каен һәм тирәк агачларының бакчага йөргән нәниләр, аларның ата-аналары, бакча янында урнашкан йортларда яшәүчеләр гомеренә һәм аларның мөлкәтенә, каралты-курасына куркыныч белән янавын ачыклаганнан соң чыгарылды. Әлеге вакытта бу агачлар киселә башлады. Киләчәктә янә фонтанны уратып алган агачлар алыначак һәм анда бары тик чәчәкләр генә утыртылачак.
Шулай ук Борайның Горький, Пионер урамнарында, беренче һәм икенче урта мәктәпләре янында да биек, карт агачлар үсә. Тормыш дәвам итә. Буыннар алмашынып торган кебек, агачларның да артык биек үскәннәре, картайганнары, үзәге чери башлаганнары киселергә тиеш. Бу табигый. Әлбәттә, киселгән агачлар урынына яңалары утыртылачак, парк махсус дизайн проекты нигезендә яңартылачак. Мондый эшләр иртә яздан тагын дәвам итәчәк. Матур, якты һәм, иң мөһиме, бернинди дә хәвеф янамаган урында ял итүе дә күңелле икәнлеген һәркем аңлыйдыр.


А.Кәримов,
Борай авыл биләмәсе башлыгы.



Читайте нас: