Күпфункцияле үзәк биредә агымдагы елның 8 октябреннән башлап эшли. Әлегә кадәр алар өч ел буена цоколь этажда, караңгы урында эшләргә мәҗбүр иделәр. Халыкны хезмәтләндерү дә өч кенә тәрәзәдә иде. Ә биредә, яңа урында халык өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Зур, якты зал, көтеп торучылар өчен махсус йомшак урындыклар тезеп куелган, ишек төбеннән үк клиентларга алдан консультация бирүче, ярдәм итүче махсус белгеч билгеләнгән, ә иң мөһиме, дүрт урында кабул итү тәрәзәләре булдырылган. Димәк, дүрт җирдә берьюлы дүрт проблема чишеләчәк, дүрт хезмәт күрсәтеләчәк.
Без көндезге ике белән өч сәгатьләр арасында бардык. Биредә ике тәрәзәдә ике кеше утыра иде. “Күпфункцияле үзәктә барлык эшләрне дә эшләп була дигәнгә ышанмый идем, - диде аның берсе безне күргәч тә. – Чынлап та шулай икән. Бернинди чират юк, бернинди ашыгу, гауга, кабалану юк. Соравымны әйттем дә документларымны бирдем. Менә эшем дә эшләнде.” Бу арада тагын ике кеше керде. Алары алдан язылу сервисы аша билгеләнгән вакытларына килгән булып чыкты. “Өйдән чыкмый гына язылу бик уңайлы икән. Менә көне, сәгате билгеле булгач, бернинди ашыгуларсыз килеп тә җиттем”, - диде бу ханым да биредәге хезмәткә беренче бәясен биреп. Бәлки, төшкә кадәр кеше күп буладыр, дигән сорау туды. “Без бит төшке ашка эшне туктатмыйбыз, - диделәр биредә эшләүче кызлар. – Әлбәттә, иртәнге якта авыллардан килүчеләр күбрәк була. Әмма хәзерге заман таләбе булгач, кешеләр дәваханәгә дә алдан язылуга өйрәнгән бит, шуңа да бирегә алдан язылу сервисы актив эшли.”
Район үзәгеннән ерак авыллардан килүчеләр, гадәттә, эшләрен төшкә кадәр бетерергә күнеккән. Шуңа да бу көнне дә, алдан язылган ике кешене санамасак, нигездә Борай кешеләре килгән иде. Чираттагы тапкыр биредән канәгатьлек белән китеп баручы борайлы Вәлиев фамилияле абый да: “Мин шушында төшке аш яки төштән соң килергә күнеккәнмен. Яки кич, болар бит җиделәргә кадәр эшли. Бернинди тоткарлауларсыз керергә мөмкин. Район үзәгендә яшәүчеләргә аеруча уңайлы көннең икенче яртысында шушындый йомышларны аткару”, - дип үзенең уйлары белән уртакрашып. Чыгып барганда ишектә янә бер егет очрады. Аңардан да шушы хезмәт белән еш кулланасызмы, дип сорадык. “Еш. Тиз булуы ошый.”, - дип җавап бирде ул. Гадәттә, яшь кешеләр ашыгучан була. Димәк, безнең күпфункцияле үзәк аның яшәү ритмына да туры килгән.
Сорауларны Мәгъдән урамында калдырып кайттык. Чынлап та, үзәк үзенең күп функцияләр үти икәнлеген исбатлады. Аның беренче функциясе – кешеләргә ярдәм итү, уңайлык тудыру. Моны биредә яхшы аңлыйлар, димәк.