Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2018, 13:10

Җиңүче - Бахтыбай! Рсай - 6нчы!

"БСТ" каналы үткәргән "Иң матур авыл" конкурсында Бөре районының Бахтыбай авылы беренче урынга чыкты, Илеш районының Рсай авылы алтынчы урынны яулады.

Билгеле булуынча, "БСТ" каналы 5000гә кадәр кеше яшәүче республика авыллары арасында "Иң матур авыл" конкурсы үткәрде. Анда Илеш районыннан Рсай авылы да катнашты. Ачык тавыш бирүләр нәтиҗәсендә, Бөре районының Бахтыбай авылы беренче урынга чыкты, Икенче-өченче урыннарны Әбҗәлил районының Хәлил һәм Тәтешле районының Иске Күрдем авыллары бүлеште. Шулай ук, Ишембай районының Югары Эткол авылы белән Стәрлетамак районының Октябрьское авылы беренче бишлеккә керә алды. Илеш районының Рсай авылы алтынчы урынга гына калса да, Рсай турында бөтен республика һәм аннан читтә яшәүчеләр дә белә алды.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: