Бустанай авылында соңгы елларда күләмле эшләр башкарылган: авыл уртасында яңа мәчет төзелгән, «Эшлекле гамәлләр» проекты кысаларында клуб, медпункт төзекләндерелгән, быел Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә мәһабәт һәйкәл калыккан. Зират коймаларын заманча төзекләндерү, җирләү кораллары саклана торган зират йорты салу, зиратка илтүче юлны күтәртү эшләрен башкарырга күзаллый бустанайлылар.«Хөрмәтле авылдашлар, ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез җирләнгән, иртәме-соңмы үзебез дә барачак мәңгелек йортыбызны төзекләндерүгә көчебездән килгәнчә ярдәм итик, читтә яшәүче якташларыбызны да бу изге эшкә кушылырга өндик!» - дип мөрәҗәгать итә әлеге башлангычның инициатив төркеме.