Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 11:18

Югалтмадык мәхәббәтебез көчен

ЗАГС бүлегендә Республика көне алдыннан традиция буенча тату гомер иткән, илгә игелекле балалар үстергән гаиләләр хөрмәтләнде. Аларга район хакимимяте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның Котлау хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Күркәм парларны балалары, оныклары, хезмәт коллективлары, район ветераннар советы тәбрикләде, аларны “җәмгыятьнең ышанычлы тылы, алтын фонды” дип атадылар һәм бүгенге яшьләр өчен үрнәк булуын билгеләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Светлана Нуртдинова һәм хезмәткәре Лиза Ситдыйкова, һәркайсына җылы сүзләр табып, алар белән таныштырды.

Либә һәм Рәис Әхәтовлар бриллиант туйларын билгели, алар бүгенге кунакларның иң өлкәннәре дә. Либә апа төрле оешмаларда бухгалтер булып эшләгән. Рәис абый әгәр ул вакытында югары уку йортлары бетерсә, талантлы инженер яки зур завод директоры булыр иде. Җиде сыйныф белеме һәм бер еллык мастерлар курсы белән дә ул кирпеч заводы директоры була, башка җаваплы урыннарда эшли. Тумыштан бирелгән булдыклылык, оештыру сәләте, хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсе бу.
Әнүзә һәм Тимерхан Гариповлар да бриллиант парларның берсе. Дәваханәдә санитарка булып эшләгән Әнүзә апаны хезмәттәшләре бүген дә җылы сүзләр белән генә искә ала, аның хәстәрлекле ана һәм яхшы хуҗабикә булуы турында сокланып сөйли. Тимерхан абый күп еллар район мәгариф бүлегендә водитель булып эшләгән.
Икесе дә сугыш чоры авырлыкларын кичергән кешеләр, аларны авырлыклар берләштергән, диюләре хак. Бикҗәннән Сания һәм Хәбибьян Миниәхметовлар турында кызлары чын бриллиант гаилә дип юкка гына әйтмәде. Хезмәт юллары үсмер чактан башланган. 18-19 яшьтән гаилә корып, өч бала үстерү генә түгел, оныкларын аякка бастыруга булышканнар, әле дә алар язмышы өчен җаваплылык тоеп яшиләр. Ныклы гаиләләр нигезе алар яшәешендә чагыла. Хезмәтләре турында исә, “элеккеге Мәгъдән хуҗалыгы шундый кешеләр белән көчле булды,” диюләре бик дөрес. Сания апа бригада эшчесе, Хәбибьян абый механизатор, бригадир булып хезмәт салган.
Ярты гасырлык гаилә бәйрәмен билгеләгән Клара һәм Мөдәрис Мәкъсүтовлар икесе дә, тормыш каршылыкларына карамыйча, белем алырга омтылган. Шилек авылында сигез балалы гаиләдә үскән Клара апа Бөре медучилищесын тәмамлый, үзеннән кече туганнарына терәк булып, аларны аякка бастырырга ярдәм итә. Дәваханәнең кайсы гына бүлегендә эшләсә дә, үзе турында гел яхшы истәлекләр генә калдырган. Мөдәрис абый башта механизатор һөнәрен ала, аннан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Районга кирәкле кеше булса да, шул елларда ук Себер тарафларында хезмәт сала. Себер эшенә башлап юл салучыларның берсе була ул.
Фәнзия һәм Назыйф Закировларның гаилә тормышы Әҗәктә башлана. Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган бухгалтер Фәнзия апа кайда да үзен яхшы белгеч итеп күрсәтә. Назыйф абый, әнисе васыять иткәнчә, намуслы хезмәт кешесе була. Аның турында якыннары “беренче категорияле водитель, торбалар ташучы автомобильне йөртте” дип горурланып әйтә икән, димәк, бу хезмәтнең бик катлаулы, хәвефле булуын, зур осталык таләп итүен яхшы беләләр.
Алия һәм Ильяс Зәйнуллиннар да тормышта барысына да үз көчләре белән ирешкән. Алия апа бухгалтер-кассир эшен зур җаваплылык тоеп башкарган. Ильяс абыйның “алтын куллы” балта остасы дигән даны юл төзү-ремонтлау идарәлегендә әле югалмаган. Бу сүзләргә гаиләнең үз тормышларын да күңел җылысы белән коруларын өстәргә кирәк. Үзләре төзеп кергән йортта балалар үстереп, хәзер оныкларына ярдәм итәргә тырышып яши алар.
Фәгыйлә һәм Әгъләм Сафиннар гаиләле булгач район үзәгенә күчеп килә. Фәгыйлә апа дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә санитарка булып эшли. Әгъләм абый электр челтәрләре предприятиесендә бик кирәкле кеше булгандыр. Аларның күркәм гаилә бәйрәме белән котлау өчен предприятиенең Нефтекамадагы җитәкчеләре дә килгән. Тормыштан әллә нинди бүләкләр көтмичә, барына канәгать булып яши белү хас аларга. 1975 елда йорт төзеп керүләре шул заман өчен зур биеклек булган. Әле дә барына канәгать булып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр.
Гөлсинә һәм Баян Шәрәфиевлар өч бала үстереп, аларны күптән олы тормыш юлына озатты. Дөньялар имин, тормышлар җитеш, дип сөенеп яши алар. Хезмәтләре өчен дә йөзләре ак. Һәрчак көләч йөзле Гөлсимә апаның “36 ел сатучы булып эшләдем, аллага шөкер, өстемә дә чыкмады, кешәләргә дә әйбәт булдык,” дигән сүзләрен өлкәнрәк буын кешеләр яхшы аңлый булыр. Ул заманда райпоның санаулы гына кибетләре бөтен район халкын хезмәтләндерде. Юл төзү-ремонтлау идарәлегендә водитель булып эшләгән Баян абый үткән юлларның да төрлесе булгандыр, бәхеткә алар имин булган.
Бу парлар–сугыш чоры балалары. Гаиләдә дә төрле вакытлар булгандыр, тик алар бу көннәргә бары тик матур хатирәләр генә алып килгән. Алар корган гаилә, диңгез дулкыннарына бирешмәгән кораб кебек, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Олы бәхет, язмыш бүләге шушы түгелмени? Юбилярлар әлеге очрашу өчен бик рәхмәтле булды. Җыр-моңнар чарага җылылык өстәде. Теләкләрнең иң матурлары әйтелде һәм “тагын ун елдан соң биредә очрашырга” дигәне һәммәсенең дә күңеленә хуш килде. Әйе, очрашырга язсын.


Читайте нас: