Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 11:19

Халык өчен башкарылган хезмәт

Районның элекке хуҗалыкара күчмә механикалаштырылган алтынчы колоннасында көч салучы механизаторлар, водительләр Борайда һәм авылларда, тирә-як күрше районнарда зур эшләр башкарды. Алар буган буалар, сугару һәм киптерү каналлары, авыл араларында салынган юллар һәм башка хезмәтләр бүген дә урында яшәгән халыкка игелеген күрсәтә.

Буалар су коену, күңелле ял итү, балык кармаклау урыны һәм бер үк вакытта янгынга каршы көрәштә су чыганагы буларак файдаланыла. Егет чактан ук техник белем алып, трактор руле артына утырган механизаторлар, җир казучы экскаваторда хезмәт ветераннары Ролан Ишмурзин, Хәлимҗан Зәйнуллин, Эрнст Юнысов казып киптергән табигый болынлыкларда мал азыгы культуралары игелде. Алар өчесе дә “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә.
Борайда Сару елгасы үзәне тазартылып, аның ярлары ныгытылу язын бакчаларны су басудан саклауда әһәмиятле булды. Мондый эшләр Агыйдел елгасы буенда, Вострецово авылында, башкалабыз Уфада да башкарылды.
Миңле, Чалкак, Усман, Йомакай, Яңа Тазлар авыллары халкы да колонна механизаторларына рәхмәтле. Сару елгасындагы зур буа да алар көче белән төзелгән. Көнкүреш калдыклары түгү полигонын да колоннадагылар эшләде. Алар күрше районнарда да берничә урында табигатьне саклауда эшли.
Колоннаның хезмәт ветераннары күптән түгел булган Өлкән яшьтәгеләр бәйрәм кичәсендә үзләре башкарган хезмәтләрне барлап, горурланып утырды. Хәзер аларның да күбесе сигез дистәне ваклый, тугызынчыга чыкканнары да байтак. Мәсәлән, сугыш һәм хезмәт ветераны Фоат Гыйматов – 93, Ролан Ишмурзин – 82, Рим Латыйпов 80 яшьтә. Аларның барысы да гади хезмәт ияләре, гомерләре буена төрле җиргә, авылга, районга күченеп, тракторда эшләгән алдынгылар, олы хөрмәткә лаек кешеләр.
Колоннаның җитәкчесе Ринат Зарипов һәм ветераннар советы рәисе Рәдүс Муллагалиев бәйрәм белән котлау чыгышларында ир-егетләр белән иңгә-иң эшләгән гүзәл затларны да мактап телгә алды. Бухгалтерия хезмәткәрләреннән Фәрзәнә Әхмәтгалиева, Җәмилә Хәмәтнурова – колоннада ике-өч дистә елдан артык көч салып лаеклы ялга киткән үз эшенең осталары.
Биредә ел әйләнәсенә 50-60лап кеше эшләде. Колонна белән Фәһим Килмәтов, Илдар Шигаев, Баян Зарипов озак еллар дәвамында уңышлы җитәкчелек итте. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бүгенге генераль директоры Ринат Зарипов хезмәт ветераннарын игътибарыннан читтә калдырмый. Әлеге бәйрәмне үткәргәндәге финанс чыгымнарын үз иңенә йөкләгәне өчен барысы да аңа рәхмәтле булып, эшләрендә уңышлар теләде.


Читайте нас: