Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 11:22

Эшне кызу тоталар

Борайда республиканың 100 еллыгына 100 объект исемлегенә кертелгән 95 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешендә эшләр кызу темпларда бара. Төзелеш мәшәкатьләрен киләсе елның августында төгәлләргә ниятләгән осталар кулына күз иярми. Биредә көч салучы ташчылар бригадасы, аларга ярдәмләшүчеләр, автокүтәрткеч водительләре, төзелеш материаллары ташучылар – гомумән кемнең кулы эшкә тигән, барысы да бер булып, куелган максатка вакытында ирешү өчен тырыша.

ндаментка нигез казудан башлана. Бу эшне экскаваторчы Нәкыйп Раянов сыйфатлы башкарды. Әлфир Маликовның шәхси техникасы, йөк машиналары балчык чыгарып өюдә эшләде. Төзелеш мәшәкатьләре барышында Борайдан ике дистәләп кешегә хезмәт урыны булдырылды , – дип сөйли прораб, төзелеш өчен җаваплы Фәнәви Садыйков.
Борайлылар Айдар Ильясов җитәкләгән бригадага тупланган. Ул бу эшкә сыналган осталарны җыйган. Ташчылар Радмир Солтанов, Флүр Хәертдинов, Илшат Ямалтдинов, Илнар Газизов, Радик Янгиров, Илгиз Хуҗин, Илнур Минәҗев, Илдар Хуҗин – тәҗрибәле төзүчеләр. Фирас Әхмәтҗанов бригадасында читтән килүчеләр өстенлек итә. Ташчыларга цементтан измә дә урында эшләнә. Аны Марат Таҗетдинов, Фәдис Гайнанов вакытында өлгертеп тора. Электр энергиясен файдаланып эшләтелүче корылмалар Назиф Хәмидуллин җаваплылыгында.
Материаллар аларны җитештерүче заводлардан ташыла. Газоблоктан салынган стена, тышкы яктан өстәлмә җылытылып, төсле плиткалар ябыштырылып бизәләчәк. Бакча бинасының беренче каты салынып беткән диярлек. Төзүчеләр якындагы көннәрдә икенче каттагы эшләрне дә каты салкыннарга кадәр төгәлләп, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр түбәсен дә ябып куймакчы.


Читайте нас: