Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2018, 16:55

Эшсез пенсионерларның пособиесе артачак

Киләсе елдан ил пенсионерлары эшсезлек буенча махсус пособие ала башлаячак.

Русия Хөкүмәте бу максатларга бюджеттан юнәлтеләчәк акча күләме турында белдерде.Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә ярашлы, алты елда шушы пособиегә бюджет чыгымнары 79 миллиард сумга җитәчәк. Пенсия яше алдында торучыларга киләсе ел башыннан эшсезлек буенча пособие күләме 11,28 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, картлык буенча страховка пенсиясе күләме (әле 13,7 мең сумга тиң) алты елда 1,4 тапкыр артачак.Пенсия яше алдында торучыларны яңадан укыту ярдәмендә эшсезлекне түбән дәрәҗәдә тоту планлаштырыла. Мондый кешеләрне эштән бушаткан өчен җинаять җаваплылыгы янау да үз ролен уйначак.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: