Бишенче санлы балалар бакчасы районның ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча бердәм эшләп килә. Ата-аналарга һәм балаларга бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлатабыз. Чөнки сабый юл законнарына гаилә әгъзаларыннан һәм башка өлкәннәрдән үрнәк алып өйрәнә. Аларга юл кагыйдәләре хакында гына өйрәтеп калмаска, ә урам, юл, транспорт хәвефсезлеге турында да төшенчәләр бирү кирәк. Шул нияттән, 7 сентябрь көнне безнең балалар бакчасында өлкән төркемнәр тарафыннан юл кагыйдәләренә багышланган музыкаль-спорт күңел ачулар булып үтте. Аның темасы “Юл кагыйдәләрен белергә кирәк” дип аталды. “Фиксиклар” мультфильм персонажлары уен формасында балаларга юлны кисеп чыгарга өйрәтте. Алар урамны җәяүлеләр аркылы кисеп чыга торган урыннарның ни өчен кирәклеге һәм светофор хакында аңлатты. Балаларга юлга якын тарафта велосипедта йөрергә ярамаганлыгы турында сөйләделәр. Күңел ачу вакытында тәрбияләнүчеләребез үзләренең белемнәрен дә күрсәтте, юл кагыйдәләре буенча уеннарда да катнашты.