Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2018, 16:55

Республикада сайлаулар: тәүге йомгаклар

Иртәнге 10 сәгатькә республика халкының 6,3 проценты, ягъни 192 458 кеше сайлаган.

Уфаның Октябрь, Орджоникидзе районнары халкы сайлауларда аеруча активлык күрсәтә. Шәһәрләр арасыннан Күмертау алда бара. Авыл муниципалитетлары арасында сайлаучыларның 9 проценты тавыш биргән. Борай, Бөрҗән, Тәтешле, Хәйбулла районнарында халыкның 16 проценты гражданлык бурычын үтәгән. 2013 елда узган парламент сайлауларында бу сәгатькә сайлаучыларның 15 проценты тавыш биргән булган.

Чыганак: kiziltan.ru


Читайте нас: