Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2018, 23:43

Иң өлкән сайлаучыга–92 яшь

Зур Бадрак авылындагы сайлау участогында 489 кеше тавыш бирергә тиеш иде.

–Быелгы сайлау уракның иң кызу мәленә туры килде. Алдагы көнне яңгыр явып киткәнлектән, комбайнчылар бүген басуга чыга алмады. Шуңа алар иркенләп тавыш бирергә килде. Авылда өлкән яшьтәге кешеләр күп. Күчмә урналар белән чыгып 51 кешенең тавыш бирүен тәэмин иттек. Иң өлкән сайлаучыбызга 92 яшь иде,–дип сөйли сайлау комиссиясе рәисе Лира Нәҗметдинова.

Читайте нас: